Метеоролог кисәтә: Татарстанга торнадо якынлаша

Тверь өлкәсенә зур зыян салган торнадо бүген, 4 августта, Идел буе районнары, шул исәптән Татарстан өстеннән дә үтәргә мөмкин. Бу хакта "Фобос" һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

- Самара өлкәсе, Башкортстан белән чиктәш булган Татарстанның көнбатышы, Удмуртия - әлеге Идел буе төбәкләре "ут линиясендә" булачак. Анда урыны белән көчле давыл һәм торнадо көтелә, - дигән метеоролог.

Кичә Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булу турында онытмыйк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы торнадо

Көн хәбәре