Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ел азагына кадәр тулаем төбәк продукты күрсәткечен 5 триллион сумга җиткерү бурычын куйды. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә әйтте.
“Безнең алда агымдагы ел азагына кадәр тулаем төбәк продукты күрсәткечен 5 триллион сумга кадәр җиткерү бурычы тора. Бу – җитди бурыч. Әлеге юнәлештә ныклап эшләргә кирәк булачак”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, ел азагына кадәр тулаем төбәк продукты күләме үсеше 102,8 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. “Моңа шул исәптән, предприятиеләрнең үсеше, томышка ашырылучы проектлар һәм сәнәгать җитештерүчәелеге күләмен арттыру бәрабәренә ирешеп булачак”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез