Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм бу.
Мигъраҗ кичәсе турында хәдисләрдә дә бик еш телгә алына: «Рәҗәб аенда бер (үзенчәлекле) көн һәм (үзенчәлекле) төн бар, һәм бу – айның егерме җиденче төне. Бу көнне ураза тотып, төнен гыйбадәттә уздыручы кеше йөз ел ураза тотучы һәм гыйбадәт кылучы кеше кебек булыр».
Нәкъ менә Мигъраҗ кичәсендә мөселманнар өчен намаз фарыз гыйбадәте итеп билгеләнә. Хәдистә бу хакта шундый юллар бар: «Аллаһы илчесенә мигъраҗ вакытында өч бүләк бирелә: биш вакыт намаз, «Бәкарә» сүрәсенең соңгы ике аяте, һәм өммәтебезнең ширек кылмаучы әгъзаларының гөнаһлары да гафу кылыначак дигән шатлыклы хәбәр» (Мөслим, Иман, 279).
Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?
Кичен исә намаз уку саваплы санала. Ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында 12 рәкәгать намаз кылына. Һәр рәкәгатьтә 1 «Фатиха», 10 «Ихлас» сүрәсе укылыр. «Исра» сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Һәр 2 рәкәгать саен сәлам бирелә.
Намаздан соң:
1) 100 мәртәбә:
«Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр» (Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһка хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), – дип әйтелә;
2) 100 мәртәбә:
«Әстәгъфируллааһәл-газыйим вә әтүүбү иләйһи»
(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм);
3) 100 мәртәбә:
«Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд», – дип, салават әйтелер һәм намаз тәмамланып, дога кылыныр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез