Анда «Мамадыш-информ» редакциясенең баш мөхәррире Светлана Ханова һәм СММ-белгеч Евгения Григина шәхси бренд ярдәмендә район газетасының йөзен булдыру, популярлаштыру турында сөйләделәр. Алар социаль челтәрләрдә районның матур истәлекле урыннарын, кешеләрен, тарихын яктыртып бара. Спикерлар ассызыклаганча, шәхси битеңне алып бару – бүгенге көндә мөһим замана таләбе, укучыларны, бигрәк тә яшьләрне район тормышына җәлеп итү ысулы.
«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова үз тәҗрибәсе мисалында шәхси битне алып бару аша брендны монетизацияләү турында сөйләде. «Социаль челтәрләрдәге блогым аркылы журналның сәхифәләренә языла башладылар. Башта моңа гаҗәпләнгән идем. Язылучылар безнең эшчәнлекне күзәтә, безгә ышаналар. Блог аша журналда реклама сорап язучылар да бар», – диде ул үз чыгышында.
«Кукмара-информ» редакциясенең баш мөхәррире Эльвира Миннәхмәтова исә баш мөхәррир шәхесенең мөһимлеген ассызыклады. Ул шәхси брендны «медиада якорь» дип атады. Үз битен күптән түгел генә булдырса да, язылучыларга журналист тормышы кызыклы булуына инанган инде. Эльвира Миннәхмәтова социаль челтәрләргә кызыклы видеолар, татар телле контент, Кукмарада яшәүчеләр өчен файдалы мәгълүматлар кертә, шул рәвешле халыкның ышанычын яулый һәм баш мөхәррирнең яшәеше белән таныштыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез