Сүз Республика клиник хастаханәсе турында бара. Мин анда дәваланып, савыгып чыктым инде. Әле шул чакны искә төшереп, тәэсоратларны барлап утырам. Әйбәтлек тә тиз генә онытылмый икән… Хастаханәдәге мизгелләрне берәм-берәм күз алдыннан уздырам. Кай ягы белән хәтергә уелуларын аңларга тырышам. Без, гадәттә, зарланырга яратабыз бит, табиблардан да, башкасыннан да гаеп табасыбыз килә. Ә бу юлы алай түгел, канәгатьсезлек тойгысы юк. Киресенчә, искә алган саен күңел нурланып киткәндәй була.
Физиотерапия бүлмәсендә иңсәләрне җылытып ятам. Күршедәге чаршау артында өлкән яшьләрдәге бер апаның тавышы ишетелә:
– Бүген Аллага шөкер әле, авыртуын авыртты инде, тик артык интектермәде. Шушының файдасы тия бугай, Ходайның рәхмәте.
Бүлмә хуҗасы аңа:
– Ярдәме тияр, апа, – дип җаваплый. – Күбрәк дәвалаган саен нәтиҗәсе ныграк күренә әле аның.
Дәва алгач, мин дә рәхмәт әйтеп чыгып китәм.
– Тагын килегез, – дип елмаеп кала ак халатлы ханым. – Иртәгә уникегә кадәр.
Без татарча сөйләшәбез.
Хәзер хәтта авыл балалары да русча гына сиптерә бит. Оныкларына ияреп замана әби-бабайлары да шул телдә пупалый. Монысына да күнегеп киләбез, Аллага шөкер. Ә монда барысы да татарча, үзебезчә. Шул үзе дә күңелгә дәва сыман.
Мин икенче катка төшәм. Республика клиник хастаханәсенең бу катында бик матур итеп, гөл-чәчәкләр белән бизәп эшләнгән урын бар. Утырып ял итү өчен йомшак утыргычлар, күн диванчыклар куелган. Алдыңда – журнал өстәле. Теләсәң, шунда компьютер кабызып утыр, монда бушлай вай-фай эшли. Теләсәң – телефоныңда чокчын, теләсәң – китап укы. Махсус шүрлекләрдә хәзерге көннең иң актуаль китаплары тупланган. Татарчалары да күп кенә. Әйткәндәй, монда һәр бүлектә кечкенә китапханәләр эшли. Китап шүрлеге генә инде ул, әмма китаплары яхшы. Алып торасың да укып чыккач китереп куясың. Татар китаплары да бар. Икенче каттагы шул урында татарча аралашып торган яшьләрне еш очратырга була. Аларны ишеткән саен күңел сөенә.
Гомумән, монда табиблар да, дәваланучылар да нигездә татарча аралаша. Бу – ничектер үзеннән-үзе килеп чыга торган табигый аралашу. Кемдер кушкан яки кемгәдер яраклашу өчен оештырылган ясалма күренеш түгел. Дәваланучыларның күбесе – Татарстан районнарыннан җыелган кешеләр. Нигездә, татар кешеләре. Табиблар да күбесенчә татарлар. Әлбәттә, башка хастаханәләрдә дә татар табиблары күп эшли. Гомумән, безнең халык бу һөнәрне бик үз итә бугай. Ләкин мондагы табиблар татарча сөйләшергә оялмый. Бу – монда табигый күренеш.
Арырак узсаң, «Татмедиа» кибетчеге. Монда Татарстанда чыккан матбугат басмаларын сатып алырга була. Шулай ук татар китаплары да бар. Чират торучылар юк, әмма алалар. Кулларына татар газета-журналларын, китапларын тотып палаталарына атлыйлар. Этажлар арасында яңа кергән авырулар очрап, кайдан алуларын сораша. Тегеләр бик теләп аңлатып бирә.
Азык-төлек кибете дә нәкъ үзебезчә яңгырашлы. Монда бөтен нәрсә дә бар. Анда да татарча аралашалар. Русча яки бүтән телләрдә сөйләшүчеләр дә бар, әлбәттә. Төп нигезе татар телендә булгач, калган телләр дә бик табигый булып тоела. Чыршы бизәге шикеллерәк инде.
Бу урын миңа бик ошый. Бер эшем, бер йомышым булмаса да, көненә әллә ничәшәр кат урап менәм. Рәхәт.
Мин монда үземне үз дәүләтемдә яшәгән шикелле тоям.
Бу беркадәр сәер дә, шул ук вакытта табигый дә булып күренә. Сәер, чөнки шушы заманда аерым бер оешма эчендә шундый вазгыять тудыра алу мөмкин булмаган хәл, утопия кебек тоела. Табигый, чөнки без кайда да, кайчан да үзебезчә яшәргә хаклыбыз һәм моны булдыра да алабыз. Һәм моңа беркем каршы төшми. «Ник алай итәсез?» – дип бәйләнми. Артык зур кыенлыгы да юк бугай, бары тик кайбер нәрсәләрне һәм эш-гамәлләрне үз тәртибе белән көйләргә генә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез