Чүбеңне җыярга, агачыңны утыртырга, учак якмаска! Республика халкын әнә шушы киңәшләргә колак салырга өндиләр. Әлегә көннәр артык эссе булмаса да, янгын куркынычы саклана. Табигатьне яратучылар исә ялындырып тормый, инде авыл-районнарда гына түгел, зур шәһәрләрдә дә өмәләргә чыктылар. Шушы көннәрдә бөтен республика халкы кулына көрәк, тырма, себерке алды.
Чүптән – чәчәк
Санитар-чистарту икеайлыгы башланганга бер ай вакыт узып китте. Әлеге чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла. Бер айда 147 мең кеше өмәгә чыккан. Тиешсез урында баш калкыткан чүплекләрне ачыклау да дәвам итә. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, апрель аенда республикада 859 чүплек табылган. Шуның 153 е юкка чыгарылган.
– Ел башыннан 1823 мөрәҗәгать кабул итек. Министрлыкка килгән зарларның 531 е чүплекләргә бәйле. Нигәдер кешеләр матур йортлар сала белә, ә менә калдыгын ташлар урын тапмый, – ди министр. – Бер ай эчендә республика районнарын күктән дә күзәттек. Тимер юл һәм автомобиль юллары буйлап рейдка да чыктык. Күктән күзәткәндә – 424, тимер юлда 111 кимчелек табылды.
Табигатьне яратучыларга, аның сагында торучыларга кемнеңдер кушуы кирәкми – алар белеп эшли. Казанның Тынычлык бистәсендәге каенлыкка килүчеләрне күргәч, башка әнә шундый уй килә. Тимур Хәсәновка 5 кенә яшь әле. Әтисенә ияреп килгән. Әтисе Рамил исә, инде 3 ел рәттән экологлар белән бергә өмәгә чыгам, ди.
– Министрлыкка шалтыратып белешәм дә аларга ияреп җыештырырга чыгам. Узган ел ике кызымны да иярткән идем әле. Быел алар укуларын калдыра алмадылар. Әнә шуңа күрә улым белән генә килдем. Кечкенәдән шушындый чараларга йөреп, күп әйбергә өйрәнер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, кулындагы чүбен әрҗәгә булса да салыр, – ди Рамил.
Кәлшәдән – агач
Агачлар хәтер саклаячак! Тынычлык бистәсенең чаңгы-биатлон комплексы янәшәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Биредә теләге булган һәркем агач утыртты.
– «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе – Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклауга һәм мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы экологик-патриотик проект, – ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысасында башкарыла. Быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Акция 418 мәйданчыкта узды, анда катнашучыларның гомуми саны 30 меңнән артып китте. Республикада барлыгы 1,5 миллион данә агач утыртылачак.
Ләйсән Хәкимованың утырткан агачлары күп икән. Урманчылар белән берлектә быел дүртенче тапкыр өмәгә чыккан.
– Үзем утырткан агачларның урынын беләм. Казандагы Игенчеләр сарае янында да өч наратым үсеп утыра, Нагорный бистәсендә дә утырткан 6 наратның 4 е үсеп китте. Мин аларны барлап торам. Үземне узып киткәннәре дә бар инде. Агач утырту аңа гомер бирү кебек бит ул. Эшем дә шундый: нәни сабыйларга бу дөньяга туарга булышам, – ди ул.
Республиканың район-авылларында да тик тормыйлар. Балык Бистәсе районындагы «Кызыл йолдыз» урманчылыгы хезмәткәрләре, Җиңүгә багышлап, тау битенә 80 төп зәңгәр чыршы утырткан.
– Һава торышы да безнең өчен махсус сораган кебек булды. Кичтән яңгыр яуды, иртәгесен кояш чыкты. Агачларга дым кирәк. Без утырткан һәр чыршы үсеп китәр дип уйлыйбыз. Аларны даими күзәтеп торачакбыз, – ди ул.
Уттан янгын чыкмасын!
Татарстан коткаручылары, янгыннар артты, дип куркыта. Республикада ел башыннан 1320 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда 33 процентка артык дигән сүз бу. Былтыр әлеге сан 991 генә булган. Аның каравы янгында үлүчеләр саны икегә кимегән. Узган ел 48 булса, быел – 46. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Максим Трущин сөйләде.
– Янгыннарның күбе коры үләнгә ут кабуга бәйле. Быел аларның саны – 442. Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк дигән сүз бу. Былтыр коры үләнгә ут кабуның 152 очрагы теркәлгән иде, – ди Максим Трущин. – Ут чыгуның иң күп очрагы Түбән Камада теркәлгән. Биредә 59 тапкыр янгын чыккан. Әлеге исемлектә Казан, Чаллы шәһәрләре, Тукай, Яшел Үзән районнары бар. Үләннән йортка капкан ике янгын да теркәлде.
Баш инспектор алда көткән бәйрәм көннәрендә аеруча сак булырга киңәш итте.
– 14 апрель–11 май аралыгында янгын куркынычсызлыгына каршы махсус режим кертелде. Инде кагыйдә бозучылар да бар. 16 кешегә штраф салынды, – диде ул. – Махсус режим кертелгән вакытта, таләпләрне искә алмыйча, учак ягучыларга, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән 80 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр. Шуңа күрә сак булырга, таләпләрне үтәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез