Әйтик, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Марат Әхмәтовка КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар җырларын башкаруның махсус методикасын өйрәтүне оештыруны тәкъдим итте. «Безгә чын халыкча, Тукай күзаллаганча җырлау мәктәбен, милли вокал техникабызны үстерергә кирәк», – диде ул.
Марат Әхмәтовка баянчы, музыкант Айнур Моратов та мөрәҗәгать итте. Ул халык җырларының көйләре партитурасыннан тора торган җыентык һәм милли музыка уен кораллары башкаруында халык җырларыннан тупланган музыкаль альбом чыгарырга тәкъдим итте. Марат Әхмәтов исә, үз чиратында, уникаль татар көйләрен генә түгел, халык җырлары текстларын да саклап калу тәкъдиме белән чыкты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез