Газетага язылу

Министр мәктәпләрдә тәртип өчен куела торган билгенең аттестатка йогынты ясавына ачыклык кертте

Кайбер мәктәпләрдә 2-8 сыйныф укучылары өчен пилот режимында кертелгән тәртип өчен билге агымдагы өлгерешкә, башлангыч аттестация һәм йомгаклау аттестациясенә йогынты ясамаячак.

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

 Министр әйтүенчә, балаларның тәртибе укуларыннан аерым бәяләнәчәк. Тәртип өчен куелган билге өлгереш өчен агымдагы билгеләрдә, аттестациядә, шулай ук укучының аттестатында чагылыш тапмаячак. Укучыларның тәртибен бәяләү өчен конкрет критерийләр булдырылган.

Алар арасында – мәктәп кагыйдәләрен үтәү, балаларның яшьтәшләре һәм олылар белән аралашу нормалары, шулай ук тәртипнең хокукка каршы килмәве.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре