Иннополиста узган Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәяләү күрсәткечләренә дә тукталды.
– 2021 елдан төбәк мәгариф системалары Россия Мәгьрифәт министрлыгының этәргеч бирүче мониторингы нигезендә бәяләнә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ил төбәкләре арасында Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алып тора. Күрсәткечләргә ирешүдә Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Саба, Аксубай районнары лидерлар булып тора. Шул ук вакытта безнең нәтиҗәләр тагын да яхшырак була алыр иде. Мәсәлән, Арча, Чүпрәле, Баулы, Балык Бистәсе, Минзәлә районнарында файдаланылмаган резервлар бар, – диде Илсур Һадиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез