Махсус хәрби операциядә катнашучы тугыз кеше “Агромотиватор” грантына ия булган. Бу турыда журналистлар белән очрашуда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Моннан тыш, үгез бозау сатып алган шәхси хуҗалыкларның да чыгымнарының бер өлеше капланган.
– Соңгы елларда беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларда терлек саннарын киметүне туктата алдык. Быелның соңгы кварталында хәтта бераз үсеш тә бар – 1,4 мең баш. 2027 елдан шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм күләме республика бюджетыннан 950 млн сумга кадәр арттырылачак. Республика башлыгы ярдәме белән киләсе елда бер сыер өчен 10 мең сум субсидия биреләчәк. (Әлегә кадәр ул 6300 сум иде – Автор), – диде министр.
Моннан тыш, Марат Җәббаров районнарның да тырышып эшләвен ассызыклады.
– Һәр район терлекчек буенча да, игенчелек буенча да үзенчә яхшы итеп эшләргә тырыша. Зур инвесторлар кереп эшләү нәтиҗәсендә, кайбер районнарда уңай үзгәрешләр сизелә. Әйтик, Әгерҗе районы бик авыр хәлдә иде. Анда хәзер зур комплекслар төзелә, бик күп җирләре эшкәртелә башлады. Киләсе елларга ул уңышлы эшләп килүче районнар исемлегенә күтәрелер, дип уйлыйм. Шулай ук Минзәлә районында терлекчелек буенча хәлләр авыр иде.
Кайбычта да “Август” агрохолдингы тәртип урнаштырып килә. Мондый уңай мисаллар республикада күп. Без барыбыз да районнарда яңа проектлар эзләү өстендә эшлибез. Зур булса да, кечкенә булса да, аның районга файдасы зур. Ләкин ничек кенә тырышсак та, бөтен җирдә дә яхшы күрсәткечләргә ирешеп бетереп булмый. Быелгы авырлыклар аркасында кайбер фермерлар терлек санын киметә, - диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез