Татарстанда соңгы өч ел эчендә тәрбия алган балаларны кире кайтару очраклары 20процентка җиткән. Бу саннарны Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Иннополиста узган укытучыларның август киңәшмәсендә китерде.
Ул әлеге күренешне балаларны уллыка алучылар белән тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмау һәм балаларның яңа гаиләләргә ияләшү кыенлыкларына бәйләп аңлатты. Бу проблеманы хәл итү өчен министрлык күзәтү органнары белән бергәләп ярдәм чаралары әзерләргә җыена.
Быел ел башына китерелгән мәгьлүматларга караганда, республикада әти-әнисез калган балаларның 90проценты гаиләләрдә тәрбияләнә. Бу 6 меңгә якын бала дигән сүз. Әмма уртак тел табарга кыен булганнар да юк түгел. Монда сүз үсмерләр, авыру балалар, абый-апаларыннан аерылырга теләмәүчеләр турында бара.
Министр ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игьтибар итте. Республикада 4 меңнән артык ятим закон буенча тиешле фатирын алырга чират көтә. Аның фикеренчә, әлеге бурычны барлык тиешле органнар белән бергәләп кенә хәл итеп була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез