Газетага язылу

Миңнеханов: «БРИКС уеннары безнең илләр арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, БРИКС уеннары безнең илләр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта ул уеннарның ачылыш тантанасында әйтте.

"Республикага колачлы спорт ярышларын һәм дөньяның бөтен почмакларыннан килгән спортчыларны үзендә кабул итү мөмкинлеге насыйп булды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул безгә ышаныч күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт белдерде.

"Чит илдән күп санлы командаларның килүе - ул спортның чикләре булмауның ачык һәм ышанычлы үрнәге. Спорт сәясәттән өстенрәк. Һичшиксез, БРИКС уеннары безнең илләр арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк", - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, уеннар дуслык, тынычлык һәм үзара татулык мохитендә узачак. "Барыгызны да спорт бәйрәме белән котлыйм", - диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре