Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Университетлар һәм технологик лидерлык» панель дискуссиясендә белдерде. Чара «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының һәм Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының (ТатНИПИнефть) 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Дискуссиядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Югары нефть мәктәбе һәм ТатНИПИнефть коллективларын юбилейлары белән котлады һәм республиканың нефть-газ комплексы үсешенә күпьеллык өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
"Инженерлык белемен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында без нәкъ менә университет стеналарында фикер алышабыз. Биредә 70 ел дәвамында мәгариф, тармак фәне һәм җитештерү арасында өзелмәс бәйләнеш формалашты", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан илебезнең терәк төбәкләре рәтенә керә. Республика тулаем төбәк продукты күләме буенча - Россиядә алтынчы, төп капиталга инвестицияләр буенча - бишенче, төзелеш масштаблары буенча икенче урында тора. Татарстанда үзебезнең полиэтиленның дүрттән бер өлеше, Россия синтетик каучугының яртысы, йөк шиннарының өчтән ике өлеше, шулай ук һәр өченче йөк автомобиле чыгарыла.
"Безнең икътисад югары квалификацияле белгечләрнең өзлексез килүенә мохтаҗ. Шул максаттан Татарстанда фәнни һәм инженер кадрларын әзерләүнең бербөтен моделе булдырылды – башлангыч мәктәптән алып югары мәктәпкә кадәр", - диде республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Уңыш» профильле укыту системасын үстерүнең төбәк концепциясе кабул ителде. Аның кысаларында технологик юнәлештәге, табигый-фәнни, аграр, медицина һәм башка кирәкле юнәлешләрдәге һөнәри сыйныфлар челтәре динамикалы рәвештә киңәйтелә. Бүген мондый сыйныфлар Татарстанның 723 мәктәбендә ачылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда югары сыйныф укучыларының 84%ы профильле белем ала. Моннан тыш, республикада алга киткән гимназияләр һәм лицейлар системасы бар, аларның укучылары даими рәвештә халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар. 2026 елгы бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 269 татарстанлы җиңүче һәм призер булды. Шулай ук гимназия һәм лицей укучылары берничә фән буенча БДИ балларын максималь күләмдә җыялар. Әйтик, 2026 елда 2 чыгарылыш сыйныф укучысы – 300әр, 50 чыгарылыш сыйныф укучысы 200әр балл җыйган.
Татарстан - территориясендә махсуслаштырылган фәнни уку үзәге статусына ия булган берьюлы ике мәктәп урнашкан субъектларның берсе. Бу - сәләтле балалар өчен интернат тибындагы лицейлар. Алар Татарстанда урнашкан алдынгы югары уку йортлары структурасында эшлиләр һәм икътисадның югары технологияле тармаклары өчен киләчәктә интеллектуаль элита тәрбиялиләр.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2024 елдан республикада «Физик-математик алгарыш» сынау белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Ул Россия Президенты тарафыннан математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча куелган стратегик бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыруга төбәк бюджетыннан ярты миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән инде. Нәтиҗәдә, ике уку елында республикада 40 физика-математика сыйныфы ачылган, анда 1 меңгә якын укучы шөгыльләнә, 2 меңнән артык укучыны үз эченә алган 200 түгәрәк эшли. Быел Татарстанда бу инициативаның аналогы – «Физик-химик алгарыш» старт алган. Әлмәт дәүләт технология университеты аны гамәлгә ашыруга актив кушылган.
"Безнең республика территориясендә 100 урта һөнәри мәгариф учреждениесе белем бирә, аларның яртысы ресурс үзәкләре статусына ия. Татарстанның сигез югары уку йорты икътисадның киң тармаклары өчен инженерлар әзерли. Алар структурасында алты федераль алдынгы инженерлык мәктәбе эшли. Әлмәт дәүләт технология университеты - илдә берьюлы ике инженерлык мәктәбе эшли торган бердәнбер югары уку йорты», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук университетның ТатНИПИнефть институты белән бергә заманча фәнни-мәгариф кампусын төзү хокукына гомуммилли конкурста катнашуын өстәде.
Моннан тыш, Татарстанда төбәк әһәмиятендәге алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыруның уникаль проекты эшли башлады. Хәзерге вакытка республиканың ике югары уку йорты республика бюджетыннан грантлар алган.
"Гомумән алганда, республикада кадрлар әзерләү буенча алып барыла торган эш инде уңышлар китерә. Безнең югары уку йортларында укучылар „Студентлар стартабы“ конкурсына бирелгән гаризалар саны буенча - Россиядә беренче урынны һәм җиңүче проектлар саны буенча икенче урынны алып торалар. Киләчәктә эш башлаучы эшкуарлар тарафыннан теркәлгән кече инновацион предприятиеләр инновацион үсешнең махсуслаштырылган институтларына ярдәм объектларына әверелә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, билгеле бер уңышларга карамастан, илебезнең инженерлык белемен үстерү өчен әле бик күп эшләр башкарасы бар.
Дискуссиядә шулай ук Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты ректоры Александр Дьяконов, Евразия икътисадый хезмәттәшлек оешмасы (халыкара хезмәттәшлек буенча) югары комиссары, Россия Федерациясендә Чит ил студентлары ассоциациясенә нигез салучы Кочофа Анисет Габриэль, фәннәр докторы, Кытай нефть университетының өлкән инженеры Ли Синьцзэ катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез