Бүген Казанда башланган “ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумында катнашучылар кан басымын үлчәп карый алды. Тикшерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Бу хактагы видеоязманы Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырды.
“ЭНЕРГОПРОМ” энергетика форумынының энергиясе чиктән ташый. Катнашучыларның кан басымын үлчиләр”, – дип язып куйган Лилия Галимова.
Тикшерү нәтиҗәләре билгесез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез