“ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумы кысасында, Татарстан ветераннарына Россия Энергетика министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чарада Россия энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүләкләр тапшыруга күчкәнче, Сергей Цивилев һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән һәр ветеран белән күрештеләр.
“Без ветераннарыбызны олылыйбыз һәм бу ил күләмендә дә, чит илләрдә дә шулай. Без сезнең белән горурланабыз”, – диде Сергей Цивилев.
Аның сүзләренә караганда, бөтен дөнья күләмендә электр энергиясенә ихтыяҗ арту сәбәпле, илдә энергетика комплексын яңадан үзгәртеп кору бурычы тора. “Без сездән үрнәк алабыз. Сезнең тәҗрибәгез алда торган бурычларга ирешергә ярдәм итә”, – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россиянең хәзерге кыяфәтендә Бөек Ватан сугышының һәр ветеранының өлеше бар. “Сез безнең өчен уңай үрнәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан вертолет заводы ветераны, Ленинград блокадасында яшәгән Фәүзия Мөхәммәтшина әйтүенчә, бу бүләк аның өчен генә түгел, ә бөтен гаиләсе өчен дә бик кыйммәтле. “Безнең өчен Бөек Ватан сугышында җиңү бик зур вакыйга булды. Бу – тыныч яшәү мөмкинлеге иде”, – диде ветеран.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез