Миңнеханов һәм Фальков Казанда Россия венчур форумын ачты

Казанда технологик эшкуарлык һәм инновацияләр өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе - XIX нчы Россия венчур форумы тантаналы рәвештә ачылды. Ачылыш тантанасында Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Валерий Фальков билгеләп үткәнчә,
Россия Президенты Владимир Путин куйган илкүләм максат - технологик лидерлыкка ирешү күзлегеннән чыгып караганда, әлеге форумның әһәмияте бик зур.

"Технологик лидерлыкка ирешү бүген әлеге мәйданда катнашучы һәркемнән: зур компанияләрдән, инвесторлардан, үсеш институтларыннан, банклардан, университетлардан, гамәви хакимият орнаннарыннан мөмкин кадәр берләшүне таләп итә", - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, илдә һәм дөнья күләмендә вазгыять үзгәрүгә карамастан, Россия венчур форумы ел саен технологик эшкуарлык һәм венчур индустриясе белән кызыксынучыларны бергә җыя. "Бу символик мәгънәгә дә ия. Чөнки технологик эшкуарлык үзе үк озак вакытка исәпләнгән ихтыяр көче, төгәл максат кую һәм төрле стадияләрдә ярдәм итүнең төрле инстументларын күз алдында тота. Шул очракта гына лаеклы нәтиҗәгә - халык тормышын яхшы якка үзгәртүче компанияләргә һәм технологияләргә ирешергә мөмкин. Форум да инде унтугызынчы ел көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов әлеге форумның илдәге инновацияле системаларны үстерүгә этәргеч бирү өчен хезмәттәшлекне формалаштыру һәм алдынгы тәҗрибәләрне уртаклашудагы ролен ассызыклады. Ул шулай ук Валерий Фальковка форумны оештыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

"Валерий Николаевич, сезнең җитәкчелектә форум катнашучылар санын һәм географиясен киңәйтүен дәвам иттерә. Быел биредә дөньяның 25 иленнән 5 меңнән артык делегат, чит илләрнең әйдәп баручы венчур фондлары җитәкчеләре, абруйлы экспертлар җыелды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумның пленар утырышына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков күргәзмәне дә карады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре