Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов һәм Эльмира Зарипова Дәүләт Думасы депутаты мандатларыннан баш тарттылар

Федераль исемлек буенча «Бердәм Россия»дән Татарстандагы өч кандидат тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары мандатын алудан баш тартты – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Александр Лапин һәм Эльмира Зарипова. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эльмира Зарипова мандат алудан баш тарту турында гариза яздылар. Россия Герое Александр Лапинның мандаты Татарстан вице-премьеры статусында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм юнәлеше кураторы итеп билгеләнүенә бәйле рәвештә бушатыла.

Бушаган депутат мандатлары тиешле региональ төркемдәге исемлек буенча килүче башка кандидатларга күчә. Вакантлы мандатларны конкрет кандидатларга тапшыру турында рәсми карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе кабул итә.

Элегрәк, 25 сентябрьдә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «тугызынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның гомуми нәтиҗәләре турында» карар бастырылган иде. Татарстанда бер мандатлы округлар буенча анда түбәндәгеләр күрсәтелгән: 31 нче Идел буе округында – Илья Вольфсон, 33 нче Түбән Кама округында – Олег Морозов, 34 нче Чаллы округында – Әлфия Когогина, 35 нче Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин, 36 нчы Үзәк округта – Марат Нуриев. Федераль округ буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, Александр Лапин, Эльмира Зарипова, Айдар Метшин, Максим Топилин һәм Җәүдәт Салихов күрсәтелгән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре