Бүген Казанда «Чишмәләр. Балалар» («Родники. Дети») балалар җыры фестиваленең финалы уза. Татарстан башкаласында Россиянең 22 төбәгеннән килгән балалар чыгыш ясый. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Чишмәләр. Балалар» («Родники. Дети») - Россиянең халык артисты Олег Газмановның «Родники» илкүләм проектының бер өлеше. Әлеге проект өч ел эчендә Россиянең барлык төбәкләреннән 100 меңнән артык катнашучыны җыйган.
«Сезне Татарстаныбыз башкаласында сәламләвемә чиксез шатмын. Олег Михайлович (Газманов - Авт.), бу бәйрәм өчен сезгә аерым рәхмәт! Сез Ватанпарвәр булуыгыз белән аерылып торасыз, үз артыгыздан яшьләрне генә түгел, өлкәннәр һәм балаларны да ияртәсез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, әлеге конкурста Ватанга мәхәббәт, Ватаныбызның иң күркәм шәхесләре һәм аны саклаучылар турында җыр авторлары һәм башкаручылары катнаша. «Без барыбыз бер илдә яшибез. Безнең һәркайсыбыз үз авылының, шәһәренең, республикасының патриоты булырга тиеш. Бүген сез - Бөек Җиңүнең 80 еллыгында үзегезне күрсәтү мөмкинлегенә ия», - диде бу җәһәттән Татарстан Рәисе.
Проектның финалы Камал театрының яңа бинасында уза. Әлеге бинаны Олег Газманов һәм катнашучылар бик югары бәяләде. «Шундый зур чараларны шундый залда кабул итә алуыбыз белән бик бәхетле без», - диде Рөстәм Миңнеханов та.
Татарстан Рәисе Олег Газмановны «Дуслык» Ордены белән бүләкләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез