Мадхья-Прадеш Һиндстанның үзәк өлешендә урнашкан һәм мәйданы буенча ил штатлары арасында икенче урынны алып тора. Төбәк Һиндстанның иң эре сәнәгать һәм инженерлык үзәкләренең берсе булып тора. Монда автомобиль сәнәгате, сәнәгать һәм автомобиль компонентларын җитештерү, фармацевтика, машина төзелеше һәм энергетика үсеш алган.
«Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр аерым өстенлекле стратегик партнерлык характеры йөртә. Безнең илләр күпчелек глобаль һәм төбәк проблемалары буенча якын позицияләрне били», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанның традицион рәвештә дуслык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән Россия-Һиндстан хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирүен әйтте.
«Үткән ел күп яклап безнең партнерлыкны үстерү өчен мөһим булды. Ел ахырында Сезнең Генераль консуллыгыгыз эшли башлады, ә Һиндстанда безнең вәкиллек эшли», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук республика икътисады һәм аның сәнәгать мөмкинлекләре турында сөйләде. Очрашу тәмамлангач, ул Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләрен октябрьдә булачак «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында катнашырга чакырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез