Миңнеханов Ютазы районында “Дубравушка” лагере белән танышты һәм балалар белән аралашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында “Дубравушка” балалар савыктыру лагеренда булды.

Әлеге үзәк 1957 елдан бирле эшләп килә. Соңгы ике елда биредә реконструкция үткәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Лагерь территориясендә 3 корпус урнашкан. Рөстәм Миңнеханов йокы, уен бүлмәләренең, медицина пункты һәм ашханәнең ничек җиһазлануы белән танышты. Биредә шулай ук универсаль тренажерлары, волейбол һәм футбол кыры булган спорт мәйданчыгы булдырылган. Лагерьда каникул чорында һәр көн саен 95 балага хезмәт күрсәтергә мөмкин.
Республика башлыгы шулай ук лагерьда ял итүчеләр белән аралашып алды.
“Сезгә биредә ошыймы, әйбәт ашаталармы?” – дип сорады Рөстәм Миңнеханов балалардан. Аларның барысы да “әйе” дип җавап бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре