Елның беренче өч аенда республикадагы кайбер предприятиеләр табышка салым буенча түләүләрне киметкән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта Министрлар Кабинетында 2025 елның беренче өч аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган республика киңәшмәсендә әйтте.
“Елның беренче өч ае Татарстан бюджеты өчен уңай булды – бөтен күрсәтмәләр үтәлде. Әмма безгә тынычланырга иртәрәк. Елның икенче чиреге “йошаграк” узуын күреп торабыз. Төп бурыч – керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу һәм пландагы күрсәткечләрне үтәү. Без бюджетның тотрыклылыгын, беренче чираттагы һәм социаль әһәмияттәге бурычларны үтәүне тәэмин итәргә әзер булырга тиеш”, – диде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренә караганда, табышка салым буенча түләү мәсьәләсен даими күз уңында тотарга кирәк. “Елның беренче өч аенда кайбер предприятиеләр табышка салым буенча түләүләрне 7 миллиард сумга киметте. Бу бик үк яхшы сан түгел”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе тармак министрлыкларына әлеге мәсьәләгә игътибарлырак булырга кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез