Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзияевны Үзбәкстан Президентын сайлауда җиңүе белән тәбрик итеп, котлау юллады. 24 октябрьдә узган сайлауда Миризив өчен халыкның 80,12 проценты тавыш биргән.
«Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлауда ышанычлы җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез. Сезнең сайлануыгыз – Үзбәкстан гражданнарының көчле, тәҗрибәле дәүләт башлыгы буларак сезгә ышанычы югары дәрәҗәдә булуының бәхәссез дәлиле», – дигән Рөстәм Миңнеханов. Һәм ике арадагы мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгыячагына өмет белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез