Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Оренбург өлкәсендә язгы ташудан зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәген белдерде.
“Оренбург өлкәсендәге күршеләребез бәлагә юлыкты. Татарстан мондый авыр чакларда беркайчан да читтә калмый. Күршеләргә ярдәм итәчәкбез”, – дип язган республика Рәисе үзенең телеграм-каналында.
Аның әйтүенчә, Казаннан эчәргә яраклы су белән берничә фура җибәрелгән дә инде.
“Муниципалитетларда ярдәм җыю үзәкләрендә халыктан гуманитар йөк туплау эше алып барыла”, – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.
Исегезгә төшерәбез: Оренбург өлкәсенең Урал елгасында су биеклегенең күтәрелүе сәбәпле, бик зур табигать афәте булган. 9 апрель иртәсендә су 897 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Шул сәбәпле төбәктә 2032 бакчаны һәм 1580 йортны су баскан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез