Миңнеханов РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда иминлекне тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре һәм террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре