«С.В. Лебедев исемендәге Синтетик каучук фәнни-тикшеренү институты» ФДБУнең («НИИСК» ФДБУ, Санкт-Петербург) фәнни җитәкчесе Галина Григорян үзлекләре яхшыртылган яңа полисилоксан каучуклар җитештерү турында сөйләде. Предприятие 1929 елда Ленинградта оештырыла. Монда дөньяда беренче мәртәбә синтетик каучук (СК) табуның сәнәгать ысулы эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. 1936 елда, дүртенче булып, СК Казан заводы төзелә.
Бүген НИИСК фәнни эшләнмәләр һәм аз тоннажлы фәнни продукция: каучук, герметик, резина, өслекләр һәм башка материаллар җитештерү буенча Россиядә бердәнбер фәнни-җитештерү предприятиесе булып тора.
Галина Григорян яхшыртылган үзлекләре булган яңа полисилоксан каучуклар җитештерүне оештыру буенча инновацион проект тәкъдим итте. Проект импортны тирәнтен алмаштыруга һәм бәйсез үзебезнең чимал базасын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эшләнелгән полисилоксан каучуклары бик мөһим өстенлекләргә ия: күренекле термостатик тотрыклылык һәм салкынга чыдамлык, югары диэлектрик характеристикалар, агрессив тирәлекләргә чыдамлык һ. б.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин әлеге проектның зур потенциалын билгеләп үтте. «Бу теманы кичектереп торырга ярамый", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына полисилоксан каучук җитештерү мәсьәләсен игътибар белән өйрәнергә кушты.
Аннары үзләренең алдынгы эшләнмәләрен Сколково фән һәм технологияләр институты (Сколтех, Мәскәү шәһәре) вәкилләре тәкъдир итте. Сколтех ректоры Юлия Горбунова кыскача фәнни-мәгариф учреждениесе тарихы һәм аның казанышлары турында сөйләде. Институт 2011 елда нигезләнгән һәм бүген дөньяның иң яхшы 100 яшь университеты рейтингына керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре - ясалма акыл, тормыш һәм агротехнологияләр турындагы фәннәр, перспективалы материаллар, энергия нәтиҗәлелеге, шулай ук телекоммуникацияләр һәм фотоника, шул исәптән 5G/6G технологияләрен эшләү тора. Сколтех уникаль белем бирү һәм тикшеренү моделенә ия. Институт территориясендә 90нан артык лаборатория бар. Акыл милке портфеленә 200дән артык патент керә.
Сколтехның энергетика материаллары үзәге профессоры Евгений Антипов яңа катодлы актив материаллар (КАМ) һәм литий-ион аккумуляторлары (ЛИА) эшләү, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында сөйләде. Аерым алганда, институт галимнәре полимер йомшак корпуста энергия сыйдырышлылыгының күренекле күрсәткечләре булган ЛИА ячейкаларының тәҗрибә партияләрен булдырганнар. Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында-электрохимик энергия туплаучылар өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, литий-ион аккумуляторларын оештыру өчен үзебезнең материаллар белән тәэмин итү, энергия туплаучылар буенча фәнни-мәгариф үзәген бергәләп оештыру.
Сколтех материаллар технологияләре үзәге директоры Иван Сергеичев термопластик композит профильләрне пултрузияләүнең уникаль технологиясен тәкъдим итте. Ул граждан һәм сәнәгать инфраструктурасы объектларын төзегәндә, мебель һәм тәрәзә конструкцияләре каркасларын ясаганда, шулай ук транспорт системаларын җиһазлаганда кулланыла торган конструкция профильләре җитештерү өчен кулланыла. Әлеге технология эшләнмәләрнең югарырак эксплуатация характеристикаларын тәэмин итә.
Сколтех материаллар технологияләре үзәгендә функциональ өслекләрне газ-термик салу лабораториясе җитәкчесе Дмитрий Джуринский шулай ук берничә уникаль хәл ителеш тәкъдим итте. Шулай итеп, тигез функциональ өслек салу исәбенә энергия югалтуны киметү һәм электр контактлы кушылмаларның ышанычлылыгын арттыру тәкъдим ителә. Әлеге өслек нәтиҗәле контакт өслеген арттыра, оксид элпәләрен бетерә һәм күчеш каршылыгын тотрыклыландыра. Технология метрополитен челтәрләрендә кулланыла. Икенче тәкъдим - нефть-газ торбаларының резьбалы кушылмаларының эксплуатация ышанычлылыгын муфталарның эчке өслегенә металл өслекләр салу хисабына арттыру. Тагын бер эшләнмә - бер катлы коррозиягә каршы капламалар системасы. Алар диңгез конструкцияләре, торба үткәргечләр, күперләр, резервуарлар, тимер юл транспорты һәм кайнар цинклау мөмкин булмаган эре габаритлы металл конструкцияләр өчен каралган.
Рөстәм Миңнеханов нотыкчыларга рәхмәт әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Сколтех белән хезмәттәшлек итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына. «Мин берничә тапкыр Сколтехта булдым, кыска вакыт эчендә сез тәэсирле нәтиҗәләргә ирештегез. Бүген безгә активрак интеграцияләнергә кирәк. Бик кызыклы нотыклар. Металл конструкцияләрнең характеристикаларын арттыру өчен энергия туплаучылар да, технологияләр дә - бу мәсьәләләр буенча тыгыз эшләячәкбез», - диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез