Казанда узучы XIX нчы Россия венчур форумы кысасында оештырылган стартаплар күргәзмәсен Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
Алар илдә җитештерелгән AR-күзлекне киеп карады. Җитештерүчеләр әйтүенчә, әлеге күзлек Кытайныкына алмаш булып тора. "Проектка финанслар тапкан очракта, безнең эшләнмә бәясе, батареяларының куллану вакыты кебек күрсәткечләр буенча отышлырак булачак", - дип сөйләде проектны тәкъдим итүчеләр. Стартапны торышка ашыру өчен 100 миллион сум акча кирәк.
Күргәзмәдә барлыгы 150 стартап тәкъдим ителгән. Аларны 1 мең гариза арасыннан сайлап алганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез