Түбән биеклектәге икътисад - ул дроннар һәм пилотсыз системалар кулланып һава киңлегендә коммерциячел эшчәнлек башкару.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, түбән биеклектәге икътисад - технологик үсешнең иң перспективалы юнәлешләренең берсе, анда Россия һәм Кытай бүген үк чын мәгънәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм партнерлык булдырырга сәләтле.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген Россиянең 28 субъекты территориясендә пилотсыз авиация системалары буенча 11 эксперименталь хокукый режим (ЭХР) гамәлгә ашырыла. ЭХРны гамәлгә ашыру чорында Россиядә 140 меңнән артык очыш башкарылган. Барып җитүе авыр булган районнарга йөкләр китереп җиткерү, авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү, очышларны цифрлы модельләштерү буенча төрле механизмнар эшләнгән. Әйтик, «Иннополис» махсус икътисадый зонасында эксперименталь-хокукый режим эшли, анда яңа технологияләрне һәм бизнес-модельләрне реаль шартларда тикшерергә мөмкин.
"Татарстан автономияле системаларны үстерү буенча планлы эш алып бара. Пилотсыз очкычлар сәнәгать предприятиеләре тарафыннан файдаланыла. Авыл хуҗалыгында да технологияләргә ихтыяҗ бар: 2026 елда 100 мең гектар эшкәртү планлаштырыла. Янгын куркынычсызлыгын мониторинглау һәм урман утыртмаларын законсыз кисүләрне ачыклау өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында 37 берәмлек пилотсыз система бар", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан куәтле сәнәгать потенциалына ия. 50дән артык предприятие автоном системалар җитештерү буенча эшчәнлек алып бара. Республикада авиация системалары һәм алар өчен компонентлар чыгарыла. Алга киткән фәнни мәктәп ярдәмендә пилотсыз очкычларны тулы цикл буенча җитештерү мөмкинлеге бар, шул исәптән программа белән тәэмин итү һәм ясалма акыл куллану. Мисал өчен, Иннополис Университетында янгыннарны, экологик вәзгыятьне мониторинглаганда пилотсыз очкычлар кертү, челтәрләрне, катлаулы сәнәгать объектларын тикшерү өчен системалар эшләнгән. Алар илнең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук Россиянең эре компанияләре тарафыннан кулланыла. Узган елда республиканың фәнни оешмалары 30 проект буенча эш алып барган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КНИТУ-КАИ базасында «БАС» фәнни-җитештерү үзәге булдырылган. Хәзер ул алдынгы технологик җайланмалар, сынау стендлары һәм лабораторияләр белән җиһазландырыла.
"Татарстанда пилотсыз комплексларны үстерү өчен төзелгән экосистема кадрлар әзерләү вертикален үз эченә ала. 18 мәктәп базасында махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылды. Авиамодельләштерү буенча 26 түгәрәк эшли, аларда 780нән артык укучы катнаша. Алты һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программалар алып барыла. Пилотсыз авиация системалары буенча модульләр республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары программаларына кертелгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, июль аенда Казан «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумын кабул итте, ул елның төп тармак вакыйгаларының берсенә әверелде. Анда 20 илдән 230 компания катнашты. Экспозициядә 1 меңнән артык хәл ителеш тәкъдим ителде: навигация системалары платформаларыннан алып ясалма акыл базасындагы технологияләргә кадәр. Күргәзмә пилотсыз авиация системалары индустриясенең үсеш тизлеген күрсәтте һәм Татарстанның бу эштә мөһим урын алып торуын тагын бер кат раслады. "Барлык планнарны без киң халыкара хезмәттәшлек контекстында карыйбыз. Татарстан делегацияләре Кытай предприятиеләрендә булдылар, инфраструктура булдыру һәм түбән биеклектәге икътисадны норматив җайга салу тәҗрибәсе белән таныштылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул башта түбән биеклектәге икътисадны Хөкүмәт көн тәртибенә керткән, ә аннары илдә беренче профильле төбәк законнарын кабул иткән Шэньчжэнь тәҗрибәсен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов түбән биеклектәге икътисадны үстерү буенча республика дәрәҗәсендә тиешле ведомствоара эшне оештырырга, аны үстерүнең стратегик максатларын һәм бурычларын формалаштырырга чакырды. Бу эш дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алып алып барылырга тиеш.
"Республика Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсенә әверелергә тиеш. Без уртак сынау проектларын, технологияләрне эшкәртү зоналарын һәм логистик коридорларны да кертеп, хезмәттәшлекнең яңа форматларын карарга әзер", - диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез