Миңнеханов бу шәһәргә беренче тапкыр килүен билгеләп үтте. Ул шулай ук республика турында сөйләде һәм Татарстан Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен киңәйтә һәм Хучжоу компанияләре белән хезмәттәшлеккә әзер, дип ассызыклады, дип яза Татар-информ.
Комитет секретаре Чэнь Хао Миңнехановка шәһәр җитәкчелеге исеменнән иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул искәрткәнчә, Хучжоу «Кытайның дүрт ефәк башкаласы»ның берсе булып тора, биредә аккумуляторлар, химик җепселләр һәм төзелеш материаллары җитештерүче зур компанияләр урнашкан.
Шәһәр, Бөек каналга һәм Тайху күленә якын урнашкан булу сәбәпле, Кытайның мөһим логистик һәм сәүдә үзәге булып тора.
«Сезнең бу сәфәрегез безнең төбәкләр арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч булыр, дип өметләнәбез. Һәм сезнең эшегез Россия белән Кытай арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дип саныйбыз», – дип ассызыклады Чэнь Хао.
Ул шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта булганым бар, әмма әлегә Татарстанга килгәнем юк, дип хәбәр итте. Миңнеханов Чэнь Хаоны республикага килергә генә түгел, РОСТКИ форумында катнашырга да чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез