Татарстан Рәисе Казанда БРИКС дәүләтләренең гадәттән тыш хәлләр ведомстволары башлыклары киңәшмәсе ачылышында шулай дип белдергән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС дәүләтләренең гадәттән тыш хәлләр ведомстволары башлыклары киңәшмәсе ачылышында чыгыш ясады. Чара Татарстан башкаласында үткәрелә, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.
– Заманча шартлар гражданнар оборонасының бөтен системасына карата яңача караш таләп итә. Мондый чорда БРИКС дәүләтләренең хезмәттәшлеген көчәйтү мөһим, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе буларак, иминлек өлкәсендә алга таба халыкара хезмәттәшлекне камилләштерүгә карата аеруча зур кызыксынуның барлыкка килүен белдергән.
Киңәшмәдә Россия МЧС башлыгы Александр Куренков катнаша. Казанга ул бүген килгән. Аны Рөстәм Миңнеханов һәм МЧСның Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов каршы алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез