Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли массакүләм мәгълүмат чаралары XI форумында катнашучыларга юлланган сәламләү телеграммасында шулай дип белдерде.
“Бүген журналистика бик тиз үзгәрә. Яңа технологияләр һәм эш рәвешләре актив төстә гамәлгә кертелә. Әмма иң мөһиме – һәр сүз өчен җаваплылык, аудиторияне ихтирам итү һәм үз илеңә тугрылык үзгәрешсез кала. Милли массакүләм мәгълүмат чаралары тынычлык-татулыкны ныгытуга, мәдәни мирасны һәм тарихи хәтерне саклауга үзләреннән зур өлеш кертә, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә ярдәм итә”, – дип язган Татарстан Рәисе үзенең сәламләвендә.
Форумның эшлекле өлеше медиатармакта көн кадагына суга торган мәсьәләләрне: төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын цифрлы үзгәртү, ясалма фәһемнән нәтиҗәле файдалану, Россия халыклары телләрен үстерүгә ярдәм итүне үз эченә алган, дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез