Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев бүген Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Танжу Бельгич белән очрашкан. Илче Татарстанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XV Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Минтимер Шәймиев кунакны “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турындагы экспозиция белән таныштырган. Танжу Бельгичка ул Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен, “Адымнар” күп телле мәгариф комплексларын булдыру турында сөйләгән. Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстанның ЮНЕСКО объектлары саны буенча илебездә лидер булып торуын билгеләп үткән.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Танжу Бельгич Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысасында Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләгән.
Танжу Бельгич билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия белән товар әйләнеше буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Шулай ук мәдәният, мәгариф, тел һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендәге уртак проектларны киңәйтү мөмкинлекләре каралган.
Очрашуда Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез