Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты

Минтимер Шәймиев 2020 елның 13 сентябрендә булачак Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты. "Видеомөрәҗәгать "Татар-информ" агентлыгының Ютуб каналында урнаштырылган.

– Миннән еш кына: "Үз дәвамчыгыз Рөстәм Миңнеханов эшеннән канәгатьме? - дип сорыйлар. Җавап бирәм: мин канәгать. Барысы да тәртиптә булачагына шигем юк иде. Иң мөһиме - нинди милләт, нинди дин вәкиле булуына карамасатан, кешеләр аңа ышаналар һәм үзләренең тормыш итүләрен нигездә Татарстан белән бәйлиләр. Бу, мөгаен, республика президенты эшчәнлегенең иң дөрес күрсәткече,- ди
Татарстанның беренче Президенты.

https://www.youtube.com/watch?v=yEjARIofM3w

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре