Татарстан сәнәгатьтә гаять зур мөмкинлекләргә ия. Бүгенге вазгыять шартларында аеруча мөһим бу. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы кысасында шулай дип белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
“Техник алгарыштан башка бернигә дә ирешеп булмавын аңлыйбыз. Аеруча күп кенә илләр мөстәкыйльлеккә омтылган бер мәлдә. Сәнәгать өлкәсендә зур мөмкинлекләребез бар. Күп кенә илләр моның белән мактана алмый. Бу җәһәттән илебезнең, республиканың тоткан урыны бик зур”, – дип билгеләп үткән Шәймиев.
Ул шулай ук алдынгы сәнәгать һәм алдынгы фәнни-техник база ярдәмендә яңаны булдыру юлыннан барырга мөмкин һәм кирәк булуын басым ясап әйткән. Шәймиев илнең оборона комплексын үстерүдә, аерым алганда, Татарстанның зур роль уйнавын искәрткән.
“Оборона өлкәсендә шундый зур көчкә ия булмасак, Россия белән исәпләшмәсләр иде. Исәпләшмәскә тырышып карыйлар, әмма берни булдыра алмыйлар”, – дип йомгак ясаган ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез