Минзәлә районыннан Лисичанск шәһәре социаль объектларына 18 тоннадан артык су китергәннәр

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә Татарстан делегациясе килде. Республика вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Химаев шәһәрнең гуманитар үзәгендә булды һәм җирле халык соравы нигезендә җыелган йөкне тапшырды.

Гуманитар үзәк вәкилләре сүзләренчә, алдагы сәфәрләр вакытында район һәм гуманитар штаб арасында туры элемтә җайга салынган, бу шәһәр ихтыяҗларына тиз арада җавап бирергә мөмкинлек биргән. Төп мөрәҗәгатьләрнең берсе социаль объектларны шешәләргә салынган су белән тәэмин итүгә кагылган.

«18 тоннадан артык шешәле су китердек. Бу хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына адреслы ярдәм. Минзәлә районы предприятиесенә һәм шәхсән Айдар Сәлаховка рәхмәт белдерәм», – диде Фәнил Әһлиуллин.

Әлеге ярдәм су белән тәэмин итү системасындагы өзеклекләр шартларында Лисичанск социаль учреждениеләренең тотрыклы рәвештә эшләвен тәэмин итү өчен кирәк. ТР Вице-премьеры ассызыклаганча, мондый сәфәрләр – Татарстан шефлыгындагы территорияләргә ярдәм итү юнәлешендәге системалы эшнең бер өлеше.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре