Якынлашып килүче Республика көне уңаеннан Казанда бушлай юридик ярдәм көне оештырылган.
Татарстанның Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокат, нотариус, профильле ведомстволар һәм күзәтчелек органнары вәкилләре мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап биргән. Бу хакта «Татар-информ» Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Мөрәҗәгать итүчеләрне пенсия билгеләү һәм рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү, мөлкәт бүлү һәм алимент мәсьәләләре кызыксындырган.
Ә инде мираска хокук көн кадагына суга торган иң мөһим мәсьәләгә әйләнгән. Адвокат Гүзәл Солтановага өлкән яшьтәге хатын-кыз туганнарына мираска мөлкәт калдыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән.
«Бүләк итү килешүен рәсмиләштергәндә, бүләк итүче шундук мөлкәткә хокукын югалтып, бүләк алучы милекчегә әйләнә. Бу очракта билгеле бер куркыныч бар. Әйтик, бүләк – торак икән, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр бозылса, бүләк алучыларның бүләк итүчене пропискадан төшереп, торагыннан куып чыгару очраклары да булгалый. Ә инде үз торагыңны суд аша кире кайтару – чиктән тыш кыен», – дип кисәткән белгеч.
 Аның әйтүенчә, мирас калдыру өчен васыятьнәмә төрен сайлап алу җиңел түгел. Документны теләсә кайчан яңача рәсмиләштерергә мөмкин. Моның да аянычлы нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Хәзер мошенникларның, алдау юлы белән, корбаннарын васыятьнамәне чит кешеләр исеменә яздыру очраклары да байтак.
Адвокат сүзләренә караганда, мирас калдыручыны үлгәнче карап, тәрбияләп тору килешүен төзү иң кулае булып тора. Бу очракта мирас алучы милек хуҗасын кайгыртуга бурычлы. Кайгыртмый икән, килешүне өзәргә мөмкин булачак, дип аңлаткан Гүзәл Солтанова.
«Бу очракта кеше үз фатирын кемгәдер мөлкәткә тапшыра, ә яңа мөлкәтче аны карап, тәрбияләп торырга тиеш. Килешүдә тәгаен бурычлар билгеләнә: мәсәлән, билгеле бер күләмдә айлык түләү, дарулар, азык-төлек сатып алу һәм башкалар. Документтагы шартлар үтәлмәсә, фатирның элекке милекчесе килешүне өзү таләбе белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип басым ясап әйткән Гүзәл Солтанова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез