Бүген, 10 июль, Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин "Алабуга" махсус икътисади зонасында булачак. Биредә ул "Европа - Көнбатыш Кытай" автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.
Шулай ук аның "Алабуга-Волокно" җәмгыятенә баруы да планлаштырылган. Корылманы ул Михаил Мишустин аны Идел буе федераль округында Президентның вәкаләтле вәкиле Иван Комаров, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм транспорт министры Евгений Дитрих белән бергә караячак. 12дә "Европа - Көнбатыш Кытай" юлы төзелеше буенча киңәшмә башланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез