Мишустин, Фәйзуллин һәм Миңнеханов татар җырын тубафонда уйнауларын тыңладылар

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре үсеше» форумында Асаф Вәлиевнең «Эх, сез матур кызлар»  җырын тубафонда башкаруны тыңладылар.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Мондый музыка объектларын хәзер парк һәм скверлардагы балалар мәйданчыкларында урнаштыралар», – дип билгеләп үтте Галимова.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашырга килде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре