Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Казанда узучы XIX Россия венчур форумында катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
“Россия венчур форумы инвестицияләр өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү өчен меңләгән кунак һәм йөзләгән докладчыны җыя. Бу – уңайлы һәм нәтиҗәле мәйдан, эшкуарлар, инвесторлар һәм дәүләт үсеш институтлары арасында хезмәттәшлекнең төп элементы”, – диде Россия Хөкүмәте җитәкчесе.
Михаил Мишустин үзебезнең җитештерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр турында да әйтте. “Тышкы санкцион басым, чит ил компанияләренең Россия базарыннан китүе үзебезнең җитештерүчеләргә бушап калган урыннарны алу мөмкинлеген бирде, шул исәптән югары технологияле ураннарны да. Хөкүмәт бу өлкәгә дәүләт финансларын җәлеп итү өчен шартлар тудыруны дәвам иттерә”, – диде ул.
Михаил Мишустин форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш тә теләде. “Форум сезгә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр дип ышанам. Моның өчен бездә кирәкле тәҗрибә, фәнни мөмкинлекләр һәм ресурслар бар”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез