Тиешле боерыкны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Оештыру комитеты рәистәшләре РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский (килешү буенча) һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Комитетның җаваплы секретаре итеп статс-секретарь – РФ мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева билгеләнде.
Оештыру комитеты составына федераль ведомстволар вәкилләре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук кайбер төбәк башлыклары керде. Алар арасында – РФ мәдәният министры Ольга Любимова, РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, МДУ һәм СПбГУ ректорлары Виктор Садовничий һәм Николай Кропачев, Чехов исемендәге МХТ сәнгать җитәкчесе Константин Хабенский, «Мосфильм» генераль директоры Карен Шахназаров һәм башкалар бар. Документ Россия Федерациясе Президентының «Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы 2026 елның 8 маендагы 303 номерлы указын үтәү йөзеннән чыгарылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез