Газетага язылу

Михаил Дягтерев: «Казанда БРИКС уеннары югары дәрәҗәдә узачак дип ышанам»

Россия спорт министры Михаил Дягтерев фикеренчә, Казанда БРИКС уеннары югары дәрәҗәдә узачак.

"Без тәүге тапкыр ачык форматтагы БРИКС уеннарын үткәрәбез. Татарстан башкаласына 40тан артык илдән спортчылар килде инде, калган кунакларны да көтәбез. Ярышларда 90нан артык ил вәкиле катнашу теләген белдерде", - диде Россия спорт министры уеннарның рәсми ачылышы тантанасы алдыннан.

Аның әйтүенчә, БРИКС уеннары югары дәрәҗәдә узачак. "БРИКС уеннарына әзерлек һәм аны үткәрүдә ярдәм өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм барлык республика халкына рәхмәт белдерәм", - диде Михаил Дягтерев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре