Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин бүген Казанга эшлекле визит белән килә. Биредә ул “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” X Бөтенроссия форумында катнашачак, дип яза “ТАСС”.
Премьер-министр үзенең сәфәре кысасында “Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә!” дигән темага багышланган юбилей форумының пленар сессиясендә чыгыш ясаячак. Моннан тыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырачак.
Мишустин белән Россия вице-премьеры – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренконың, вице-премьер Марат Хөснуллин, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинның килүе көтелә.
Әйтергә кирәк, Хөкүмәт Рәисе форумда даими катнашып килә: алдагы елларда ул Калугада (2024), Владивосток (2023), Тамбов (2022) һәм Түбән Новгородта (2021) булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез