Казанда «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында узган очрашу вакытында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк үсешенә зур өлеше кертүен билгеләп үтте. Әлеге мизгелдән ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында видео урнаштырды.
Мишустин сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановны Россия Президенты Владимир Путин да хуплый. Ул алдагы сайлауларда аның казанышлары лаеклы бәяләнер, дип ышанычын белдерде.
«Сезгә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында чын күңелдән уңышлар телим», - диде Михаил Мишустин. Рөстәм Миңнеханов җавап итеп, Россия лидерына һәм Россия Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
«Без зур Халыкара программалар башкарабыз. Сезгә, Хөкүмәткә зур рәхмәт – безнең барлык проектлар буенча тулы элемтәбез бар. Безнең өчен барлык шартлар да тудырылган, бары тик эшләргә генә кала», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез