Михаил Виноградов: «Татарстан иң яхшы төбәкләрнең берсе статусын саклап калуы белән кызыклы»

Сәясәт белгече, «Петербургская политика» фонды президенты Михаил Виноградов «Волга» экспертлар клубы утырышында Татарстанның күп еллар дәвамында Россиядә күп кенә юнәлешләр буенча лидер булып калуын, мондый уңышның кайбер факторларын аерып күрсәтергә мөмкинлеген әйтте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Беренчесе – төптән уйлау, система һәм трендларны күзәтә белү. Икенчесе – сәяси активлык. Өченчесе – эшләмәгән әйберне төзәтү түгел, ә моның ни өчен шулай килеп чыгуын аңлау. Дүртенчесе – билгеле бер күләмдә бәхет елмаю. Шулай да була: кайсыдыр төбәктә барысын да акыл белән эшлиләр, әмма уңышка ирешмиләр. Татарстан иң яхшы төбәкләрнең берсе статусын саклап калуы белән кызыклы», – дип белдерде эксперт.

Аның фикеренчә, Татарстанның киләчәккә билгеләгән ставкасы да кызыклы булып кала. Ул Иннополисны мисал итеп китерде. «Күпләр аңа нигез салганда бу авантюра дип санаган иде, ә нәтиҗәдә заманча зур шәһәр барлыкка килде», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре