Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлауларда җитешсезлекләр булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".
“Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, ниндидер җитешсезлекләр булуын без күрмәдек. Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез дип, басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл”,–- диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез