Мобиль интернетта кертелгән чикләүләр вакытында эшләячәк сервислар билгеле

Цифрлы үсеш министрлыгы элемтә операторлары белән берлектә куркынычсызлык өчен кертелгән чикләүләр шартларында гражданнарның мобиль интернетка керүенең техник схемасын килештерде. Бу хакта министр Максут Шадаев сүзләренә таянып ТАСС хәбәр итте.

«Чикләүләр булганда, кулланучылар гадәттәгечә тизлектә массакүләм таләп ителгән сервисларның ак исемлегенә, әйтик, такси чакырту, кирәк-яракларны китерү хезмәтләренә һәм маркетплейсларга керә алачак. Шулай ук банкоматларны, түләү терминалларын һәм башка җайланмаларның да эшенә зыян килмәячәк», – диде министр.

Министр сүзләренчә, милли Россия роумингына эләккән чит ил sim-карталары өчен суыту чорлары аерым язылачак. Бу Россия элемтә челтәрләрендә чит ил пилотсыз очкычлары белән идарә итү өчен мобиль интернет сервисларыннан файдалану мөмкинлеген юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

«Россия территориясенә эләгә торган чит ил sim-карталары мобиль интернетка керүдә 5 сәгатькә чикләнәчәк. Әмма кулланучылар элемтәдә торачак, такси чакыру һ.б. мөһим сервисларга керә алачак», – дип ачыклык кертте Шадаев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре