“Мобиль сайлаучы” аша участок сайлауга гаризалар тапшыру вакыты төгәлләнә

  • Бүген – 10 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлауда катнашу өчен “Мобиль сайлаучы” механизмы аша гаризалар тапшыру вакыты төгәлләнә. Аның ярдәмендә, теркәлү урынына бәйсез рәвештә, тавыш бирү өчен үзеңә уңайлы участок сайларга мөмкин.

Гаризаны тапшырырга була:

• Күпфункцияле үзәккә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә – 18.00 сәгатькәчә;

• Дәүләт хезмәтләре порталы аша – 23:59 сәгатькәчә.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 32 меңнән артыграк кеше үзенә уңайлы тавыш бирү урынын билгеләгән инде.

Моннан тыш 14 сентябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге бинасында (3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 й, 1 корылма) экстерриториаль участок эшләячәк.

Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре