Мобилизацияләнүчеләргә җибәрү өчен табигый төстәге киселгән тукыма кисәкләре җыялар

Бер төркем Чаллы активистлары хәрби операциягә маскировка сеткалары әзерли. Гади ятьмәгә тукыма кисәкләре бәйләп эшләнгән әлеге япма солдатларга яшеренү җайланмасы булып хезмәт итәчәк. Бу хакта Шәһри Чаллы хәбәр итә.

“Моның өчен күп күләмдә озынча итеп киселгән кара, соры, тонык яшел, коңгырт, ак, сары тукыма кисәкләре кирәк”, - ди “Масксетки Татарстан” төркемендә теркәлүчеләр.

"Ятьмәләр һәм башка кирәк яраклар сатып алу өчен акчалата ярдәм итүчеләр булса да шат булыр идек. Чөнки биеклеге - 1,8м, озынлыгы 30 м булган ятмә  якынча 2 мең сумга төшә, - ди активистлар.

Ятьмәләр җыю пункты Яңа шәһәрнең 1/15 йортында урнашкан. Офис иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр эшли. Мондый пунктлар республиканың башка шәһәрләрендә дә ачылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре