Газетага язылу

Мөгезле эре терлек асраучылардан субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларының чыгымнар өлешен каплауга 2026 елның 18 маеннан 29 маена кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында мәгълүмат бирелә.

Бер баш тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш тана сатып алуга – 80 мең сум, бер баш нәселле тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш нәселле тана сатып алуга – 90 мең сум, бер баш үгез сатып алуга 35 мең сумга кадәр субсидия каралган.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны ачыклау өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8801) (Галимҗанова Рамилә Риф кызы).

Документлар исемлеген алу өчен әлеге сылтама буенча керергә кирәк, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре