Газетага язылу

«Могҗиза тудырмый»: белгеч ни өчен БАДны табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамавын аңлаткан

Биологик актив өстәмә куллана башлаганчы, комплекслы тикшеренү узарга кирәк.

Табиблар киләсе елның сентябреннән сырхауларга биологик актив өстәмә (БАД) кулланырга киңәш итеп кенә калмыйча, бәлки бу хакта медицина картасына да язып куя башлаячаклар. Сәламәтлек саклау, азык-төлекнең сыйфаты һәм иминлеге турында федераль законнарга тиешле төзәтмәләрнең 1 сентябрьдән гамәлгә керүе күздә тотылуга бәйле бу. Сәламәтлек саклау министрлыгы нинди БАДлар билгеләнергә тиешлеген, аларны билгеләү тәртибен 1 мартка кадәр расларга тиеш. Әмма күп кенә табиблар инде хәзер үк яңа законны үти башлаган. Аларның фикеренчә, бу яңалык БАДларны кирәксә-кирәкмәсә куллану, өстәмәнең даруга туры килмәү куркынычын киметү мөмкинлеге бирәчәк.

Табиб, Европа гинекологлар һәм эндокринологлар җәмгыяте әгъзасы Екатерина Орехова «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, организмга ниндидер матдәләр, минераллар җитмәгәндә генә биологик актив өстәмә куллану киңәш ителә. Ләкин аны үзбелдеклеләнеп түгел, бәлки комплекслы тикшеренү узганнан соң гына эчәргә мөмкин. Юкса файдасы урынына зыяны күбрәк булырга мөмкин. 

Белгеч сүзләренә караганда, моңа кадәр табиблар БАД кулланырга телдән генә киңәш итсә, сентябрьдән аны дару кебек билгеләргә тиеш булачак. Бу, беренчедән, биологик актив өстәмәнең сыйфатын, икенчедән, дарулар белән «каршылыкка» керү-кермәвен контрольдә тоту мөмкинлеге бирәчәк. «Тик БАД шундук «яшәртми» һәм башка төрле могҗизалар да тудырмый. Нәтиҗәсе булсын өчен аны бары тик табиб кушканча, курслап кына эчәргә кирәк»,  – дип аңлаткан белгеч.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре