“Мөһим сөйләшү” дәресендә укучыларны Владимир Путин яңа уку елы белән котлаячак

Быелгы уку елында “Киләчәк образы. Белем көненә” дәресе тәүге дәрескә әйләнә.

2 нче сентябрьдә “Мөһим сөйләшү” сыйныф сәгатендә Россия Президенты Владимир Путинның яңа уку елы уңаеннан видеокотлавын күрсәтәчәкләр. Бу хакта дәрес сценариенда әйтелгән. Ул проект сайтына урнаштырылган.

“Киләчәк образы. Белем көненә” дәресе быелгы уку елында тәүге дәрескә әйләнә. Шуннан соң “Мөһим сөйләшү” һәр атна саен үткәреләчәк. Мондый дәресләрдә “Мәгълүмат гасыры”, “Россия юллары”, “ “Укытучы көне” кебек темалар күтәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез: “Мөһим сөйләшү” – сыйныф сәгате рәвешендәге дәресләр циклы. Мәктәпләрдә 2022 елдан бирле һәр дүшәмбе саен үткәрелә. Проектның максаты – балаларда ватанпәрвәрлек хисен, әхлаклылыкны үстерү, тарихи белемнәрен киңәйтү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре